Бәйрәмнәр

Бүген эштән 1 сәгатькә иртәрәк кайтабыз

Татарстан халкы 5 июль көнне Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. "Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы ТР кануны нигезендә, Ураза тәмамлану - бәйрәм көн дип исәпләнә. Гореф-гадәтләр һәм ай календаре нигезендә Ураза тәмамлануны бәйрәм итү көненә туры килгән көн Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә. Быел Ураза бәйрәме 5 июльгә...

Татарстан халкы 5 июль көнне Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

"Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы ТР кануны нигезендә, Ураза тәмамлану - бәйрәм көн дип исәпләнә. Гореф-гадәтләр һәм ай календаре нигезендә Ураза тәмамлануны бәйрәм итү көненә туры килгән көн Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә. Быел Ураза бәйрәме 5 июльгә туры килә. Шулай итеп, 2016 елның 5 нче июле ял көне булып санала, 4 июль көнендә эш сәгате бер сәгатькә кими.
Сүз уңаеннан: Корбан гаете быел 12 сентябрьгә туры килә.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Ураза Рамазан ифтар мәҗлесе

Нет комментариев