«Безнең Чирмешән» - «Наш Черемшан» район газетасы 95 еллык юбилеен билгеләп үтте
Быелгы истәлекле даталар арасында район газетасының 95 еллыгы, аерым, әһәмиятле урын алып тора.
Үзәк китапханәдә узган “Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан” газетасының юбилеена редакция хезмәткәрләре, ветераннар, штаттан тыш хәбәрчеләр һәм газета укучылар җыелды. Газетабызның 95 еллыгы - редакция хезмәткәре өчен генә түгел, ә районда яшәүчеләр өчен дә мөһим вакыйга. Чөнки һәркемнең тормышы, кечкенә генә булса да мизгеле газета битләре белән бәйле.
Бәйрәмгә килүчеләр китапханә фойесында урнашкан күргәзмә белән дә таныштылар. Биредә чын мәгънәсендә тарихи экспонатлар урын алды – газетаның архив басмалары, фотосурәтләр, видеотасмалар.
Район газетасы 1931 елның мартында оеша һәм “Трактор” исеме белән дөнья күрә. Ул Беренче май партия райкомы, район башкарма комитеты һәм райпрофсовет органы була.
Очрашуны алып баручы китапханәчеләр Оксана Сафиуллина һәм Әлфинә Батыршина район газетасының тарихы, элек эшләгән мөхәррирләре, хезмәткәрләре турында тәфсилләп сөйләделәр.
Редакция коллективын шундый матур юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова котлады.
-Сез хакимият һәм халык арасында күпер булып торасыз: райондашларыбыз сезгә ышана, мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә менә шул элемтәне югалтмагыз, халыкка төрле вакыйгалар, кешеләр, оешмалар турында дөрес һәм уңай мәгълүмат бирегез. Газетада яхшы хәбәрләр күбрәк булсын, - диде ул.
Район газетасының беренче саны дөнья күргәннән соң узган еллар дәвамында редакция коллективында никадәр кеше эшләгән. Аларның һәркайсы – редактормы ул, әллә хәреф җыючымы, хәбәрчеме, әллә газета басучымы – үз хезмәтен бөтен тырышлыгын, күңел җылысын биреп башкарган, хезмәт вазыйфаларына зур җаваплылык белән караган. Бу хакта 41 ел район газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Кадыйр Гомәров та билгеләп үтте.
-Шушы дәвердә төрле чаклар булды. Ләкин әле һаман да истә беренче тапкыр редактор кушуы буенча командировкага чыгып китүем. Ул заманада машина да юк иде, авылга кадәр җәяү бардым, кунып кайттым. Еллар узган саен газетаның исеме, форматы, дизайны, версткасы үзгәрде, ләкин бер нәрсә үзгәрмәде – газета халыкка кирәк, - диде элеккеге хәзмәттәшләрен бәйрәм белән котлап Кадыйр Шакир улы. – Хәзер дә, лаеклы ялда, газетаның һәр яңа санын кулга алганда, мин һәрвакыт дулкынланам. Бу бит зур хезмәтнең, коллектив тырышлыгының нәтиҗәсе.
Коллектив дигәннән, озак еллар газета редакциясендә хезмәт куйган Фәгыйлә Мөхәммәтшина, Надежда Никонова, Флера Минхәерова да чарада истәлекләр белән уртаклаштылар, эш барышында булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Нәкъ алар эшләгән чакта редакциядә зур үзгәрешләр була, беренче компьютерлар урнаштыралар.
- Лаеклы ялда буларак, үземнең коллективны җылылык белән искә алам, чөнки без бер гаилә кебек идек. Безнең коллектив һәрчак дус булды, бергә эшләдек, бәйрәмнәрне билгеләп үттек, ТР Матбугаты көне -19 май, барысыннан да күңеллесе була иде. Гадәттә без табигатькә чыга, аралаша, кызыклы уеннар уйный идек, - дип искә алды Фәгыйлә апа.
Үз хәбәрчеләребез Сәрия Бикбова, Зөһрә Галимова, Валентина Меркулова, Сирень Сөләйманова да озак еллар редакция коллективы белән хезмәттәшлек итәләр. Алар язган мәкаләләр, шигырьләр район газетасы битләрендә урын ала.
-Район газетасы миңа аеруча якын. Чөнки хезмәт юлымны редакциядә башладым. Бүген дә һәр санын башыннан ахырына кадәр җентекләп укып барам. Аңа озак еллар буе язылып киләм һәм тормышымны яраткан газетамнан башка күз алдына да китерә алмыйм. Газета хезмәткәрләренә чын күңелдән бәхет һәм иминлек, барлык планнарының тормышка ашуын телим, - диде Сәрия апа.
Бәйрәмдә Әлфия Сөләйманова, Рушания Әхмәдуллина һәм Валентина Меркулова юбилей уңаеннан язылган шигырьләрен дә укыдылар. Гомумән, котлау сүзләре күп яңгырады.
-Бүген газетабыз тормышында катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Барыннан да бигрәк - хөрмәтле укучыларыбызга. Сез безгә темалар табарга булышасыз, теге яки бу проблема турында хәбәр итәсез, үз язмаларыгызны җибәрәсез. Газетабызның тугры әбүнәчеләре булып калуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Почта хезмәткәрләренә дә рәхмәт, алар сезнең өйләрегезгә газетаның яңа санын алып киләләр һәм аңа язылырга вакыт җиткәнен исегезгә төшерәләр. Район җитәкчелегенә, без хезмәттәшлек иткән предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләренә һәм вәкилләренә рәхмәт белдерәсем килә, алар безнең белән талантлы һәм үз һөнәрләрен яратучы кешеләр, кызыклы вакыйгалар һәм фактлар турында яңалыклар, мәгълүматлар белән бик теләп уртаклашалар, - диде район газетасы редакторы Марат Гомәров.
Газетаны чыгару – коллектив белән башкара торган иҗади эш. Бүген редакциядә 5 елдан алып 30 елга якын хезмәт стажы булган тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли. Безнең коллектив бердәмлеге, иҗадилыгы белән һәрчак аерылып тора.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
95 ел чыга район газетабыз. Никадәр кеше хезмәт куйган! Күн сумкаларын асып, газетаны йорт саен ташып йөргән почта хезмәтчәннәрен дә онытмыйк... Мин дә 45 укыйм сезнең газетаны. Соңгы елларда инде, дөрес, интернет чәлтәрләре аша. Рәхмәт сезгә. Һәрвакыт район халкы белән булдыгыз.Кадыйр, Марат Гумеровлар, Евгений Ромин, Гөлсирә Шәрифуллина, Кадрия Гамирова , Рәмзия Мөхәммәтҗанова һәм башкалар.
0
0
0
0
Хөрмәтле редакция.Газетаның 95 еллык тарихы бар.Шуның 45 елын мин дә "Безнең Чирмешән" белән бергә булдым. Дөрес, соңгы елларда социаль челтәрләрдән укыйм. Рәхмәт сезгә, зур тырышлык куеп эшләүче хезмәткәрләр, хәрефләрдән матур сүзләр ясап, җылы язмалар тудыручы журналистлар, Кадыйр, Марат Гумеровлар, Евгений Ромин, Гөлсирә Шәрифуллина, Кадрия Гамирова, Рәмзия Мөхәммәтҗанова һәм башкалар....Бүгенге көндә күңелләрен биреп эшләүчеләргә зур уңышлар, бәхет, саулык телим. Газета дәвамлы булып, район яңалыкларын, данлыклы халкын әле озак еллар үз "битендә" биреп барсын дигән теләктә калам. Фәния Хамидуллина.
0
0