Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәркәтәлеләр республика бәйгесендә катнаша

Казаннан килгән комиссия Бәркәтә авылының Яңа елга бизәлешен һәм бәйрәм чарасын күреп китте. Кунаклар “Теләкләр чыршысы” акциясенә дә кушылдылар.

Бәркәтә авыл җирлеге Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе белән берлектә предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше республика бәйгесендә катнаша.

Авыл мәдәният йорты һәм аның территориясе тылсымлы Яңа ел мәйданчыгына әйләнгән. Биредә Яңа ел әкиятен карарга балалар гына түгел, өлкәннәр дә килгән иде. Алар район мәдәният йорты хезмәткәрләре тәкъдим иткән тамашаны дөньяларын онытып карадылар, геройларга кушылып, биеделәр, җырладылар, уйнадылар, үзләре дә рольгә кереп киттеләр. Кыш бабайга балалар да, өлкәннәр дә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм татлы бүләкләр алдылар. 87 яшьлек Саимә әби Сабирова дога укып изге теләкләр теләде, ул да бүләксез калмады.

Мәдәният йорты каршында самавыр кайнап торды. Бәйрәмгә килгән кунаклар шунда ук пешкән коймак белән кайнар чәйдән дә авыз иттеләр.
Бу елның 16 декабрендә башланган бәйге 2023 елның 15 гыйнварына кадәр дәвам итә, җиңүчеләр 6 февральдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне билгеләгәндә Яңа ел чыршысының биеклеге, анда кулланылган утлар, уенчыклар, катнашучылар да исәпкә алыначак. Төрле номинацияләрдә өчәр җиңүче билгеләнәчәк, аларга бүләкләр саллы.
Бәркәтәдәге Яңа ел мәйданчыгында киләсе ел символы булган йорт куяны да бар иде. Мәйданчыкны һәм мәдәният йорты фойесын бизәүгә зур чыгымныр тотылган. Бу эштә аларга авылдашлары булышкан, берәүләр – әйберләтә, матди ярдәм итсә, башкалары хезмәтләре белән үз өлешен керткән.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев