Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәркәтә урамнарында патриотик җырлар яңгырады

Бәркәтә авылында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне зурлап билгеләп үтелде. Бу уңайдан авыл урамнары буйлап бәйрәмчә бизәлгән автомобильләр белән уздылар.

Бәркәтә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган бу чарага халык күп җыелган, автойөрешкә егермеләп автомобиль һәм хәтта бер трактор да “җигелгән”. Чара активистлары триколор төсендәге: ак, зәңгәр, кызыл шарлар белән бизәлгән техникаларда дәүләтебез флагларын җилфердәтеп, патриотик җырлар яңгыратып, авылның барлык урамнарыннан да үткәннәр.

- Автойөрештә дистәләгән кеше катнашты, араларында олы яшьтәгеләр, шулай ук балалар да булуы аеруча куанычлы, - ди Бәркәтә авылы мәдәният йорты  директоры Фәния Кашапова. - Күпчелек әбиләр оныклары белән килгәннәр.

Мәдәният йорты каршыннан автойөрешкә кушылган автомобильчеләр урамнар буйлап узып кабат шунда әйләнеп кайткан. Чарага килгән кунакларны авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин котлаган. Ә ахырдан барлык катнашучыларга да триколор ленталары тапшырылган.

Альмир Жораев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев