Балаларны Корбан бәйрәменә чакыралар
Бәйрәмнәр

Балаларны Корбан бәйрәменә чакыралар

Чирмешәннең Мөшбикә мәчетендә балалар өчен Корбан бәйрәме үткәрергә әзерләнәләр.

- Башка еллардагыча, быел да сабыйларга күңел ачу чаралары оештырабыз. Батутлар куеп, аниматорлар чакырып, бәйрәм ашлары көйләп үткәрергә ниятлибез, - диде мәчет имамы Хәбир Ханов. – Нәни дусларыбызга бүләкләр дә булачак. Бәйрәм 17 июльгә билгеләнгән.


Нет комментариев