Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Теплица помидорын ничек тәрбияләргә?

Түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз, помидорларыгыз яхшы уңар.

Күп кеше помидорны пленка астына иртә – май башында ук утырта. Кайбер елларны, җәй эссе, су җитәрлек булуга карамастан, алар һәлак була. Моның сәбәбе – тамыр черү. Авыру үсемлекнең тамыры коңгыртлана, арытаба чери. Яфраклары астан башлап саргая башлый. Нәтиҗәдә куак та җирдән бик җиңел йолкына. Бу чир помидорны салкын җиргә утыртканда яки теплицадагы температура кискен үзгәреп торганда күзәтелергә мөмкин. Бик яшь куак авырса, ул һәлак була, зур куакларны коткарып калырга мөмкин: өстәмә тамырлар барлыкка килсен өчен җир өстен мүлчәләргә киңәш ителә.

Июльдән башлап, теплицадагы яшел помидорларда - түгәрәк, ә кызара башлаганнарында аркылы ярыклар барлыкка килергә мөмкин. Бер яктан, генетика гаепле: кайбер гибрид сортлар, бигрәк тә тыгыз тәнле яки ачык сары төстәгеләре, йомшаклары белән чагыштырганда, тизрәк ярыла. Моңа һава торышы да йогынты ясый икән: көндез һәм төнлә температура кискен үзгәргәндә шушы хәл күзәтелә.

Икенче яктан, ярылу кайбер агротехник чаралар аркасында булырга мөмкин, аерым алганда, суны дөрес һәм вакытында сипмәү нәтиҗәсендә һава һәм балчыкның температурасы һәм дымлылыгы кискен тирбәлә башлый.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев