Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Түбәнкәминкәлеләр 2,5 миллион сум акча эшләгәннәр

Районда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю һәм тапшыру аеруча Түбән Кәминкә авыл җирлеге территориясендә яхшы оештырылган. Монда алты айда 205,8 тоннадан артык сөт сатканнар. Биредә яшәүчеләр сөт сатып 2 миллион 469 мең сум акча эшләгәннәр, узган елдагыдан ике тапкырга күбрәк. Январь - июнь айларында районда шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан 1384 тонна...

Районда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю һәм тапшыру аеруча Түбән Кәминкә авыл җирлеге территориясендә яхшы оештырылган. Монда алты айда 205,8 тоннадан артык сөт сатканнар. Биредә яшәүчеләр сөт сатып 2 миллион 469 мең сум акча эшләгәннәр, узган елдагыдан ике тапкырга күбрәк.

Январь - июнь айларында районда шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан 1384 тонна сөт сатылган, бу былтыргы ел күрсәткечләреннән 29 процентка күбрәк.
Туймәт авыл җирлегендә - 185,6 , Кармышта - 135,9, Чирмешәндә -132,9, Ивашкинода 101,1 тонна сөт тапшырылган. Быел Бәркәтәдә дә, Мордва Афонькәсендә дә сөт җыю буенча күрсәткечләр сизелерлек яхшырды. Иң түбән күрсәткечләр: Ульяновка (9,6 тонна), Күтәмә (18,7), Шешминка (21,6), Иске Котыш (25,3), Югары Кәминкә (30,3) авыл җирлекләрендә.
Бүген райондашларыбызда барлыгы 1848 баш сыер исәпләнә. Узган ел белән чагыштырганда, сыерлар 62гә арткан. Аеруча Түбән Кәминкә авылында үсеш шактый. Бүген мондагы шәхси хуҗалыкларда 196 сыер бар, былтыр 166 булган. Туймәттә дә сыерлар саны 46 башка күбәйгән. Кармышта, Яңа Элмәледә, Иске Үтәмештә, Чирмешәндә, Лашманда да "сөтлебикәләр" асраучылар аз түгел. Ә менә Югары Кәминкә, Ульяновка, Иске Котыш, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләрендә алар киресенчә, кимегән. Әйтик, Югары Кәминкә авыл җирлегендә былтыр 68 сыер булган, быел 39га гына калган.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Кәминкә авылы сөт сату