Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Сөлчә" җәмгыятендә хезмәт хакын вакытында түлиләр

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әле тагын 30 мең гектар, ягъни тиешленең 55 процент өлеше кадәр җир сөрәсе бар.

– Көн саен норма күләмендә, 10 гектарлап җир сөрәм, - ди “Сөлчә” җәмгыятенең тәҗрибәле механизаторы Владимир Гурьянов. – Т-150 тракторым 36 еллык, алай да сирәк ватыла. Төшке, кичке аштан өзмиләр. Хезмәт хакын да вакытында бирәләр, әле кичә генә сентябрь өчен түләделәр. Кирәк икән, “колхоз” яшь бозау, бөртек тә бирә. Без бер сыер, ике үгез асрыйбыз. Терлек азыгы гел кирәк. Шулай булгач, эшләргә дә кызык.

Гурьянов моңа кадәр азык әзерләүдә катнашкан.

– Быел җир каты түгел, күпчелек участоклардан салам җыеп алынган, эскерткә куелган. Бу да эшне тиз алып барырга булыша. Алдагы көннәрдә, һава торышы җайлы торса, күбрәк Иске Элмәле ягында җир сөрәчәкбез, - ди ул. Дмитрий Корнилов “ЧИРМЕШӘНАГРО”да эшли. Башта МТЗ-82 йөрткән, быел өр-яңа “Зетор”(Zetоr) чех тракторы ышандырганнар.

-Комфортабельле, уңайлы техника, - ди Иске Сережкино егете. – Ягулык бар, ашау-эчү яхшы. Бер тонна бөртек бирделәр, хезмәт хакыннан да зарланырлык түгел, аны вакытында алабыз. Безнең хуҗалыкта эшкәртәсе җирләр күп калмады инде.


Соңгы вакытта, тракторлар көн саен уртача 800 гектарны буйсындыра, ягъни күп түгел. Болай гына эшләсәң, әлеге агротехник чара өчен кимендә бер ай кирәгәчәк...

“Ильхан”, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”, “Әккәрәй”, “Күтәмә АГРОфирмасы” җәмгыятләрендә сөрәсе җирләр байтак, кайберәүләрдә тиешленең 70 проценты чамасы ук. Күпчелек фермерлар да җир эшкәртүне озакка сузалар. Ә менә “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО АГРО” бу яктан өлгерләр.

Барлыгы 12 мең 205 гектарда игелгән көнбагышның әлегә 300ләп гектарыннан уңыш суктырып алынган. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да бу культураның гектарыннан уртача 28 центнер уңыш җыялар. Монда рапсны да суктырдылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев