Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Сөлчә" җәмгыятендә азыкка үләннәрне яңа комбайн белән чабалар

Бу көннәрдә “Сөлчә” җәмгыятендә төп көчне сенаж салуга туплаганнар. Өр-яңа “Десна - Полесье” азык җыю комбайны да кайткач эш бермә-бер алга киткән.

Элмәле кырларында чирканчык алырга да өлгергән яңа комбайнны Рамил Гыйрфанов йөртә. Сенажга чабылучы люцернаны инде икенче базга тутыралар.

-Бик уңайлы, идарә итәргә ансат техника. Кондиционер да куйганнар, - ди ул, “Полесье”ны мактап. –Масса яхшы монда. Үләннәрне генә артык ваклый кебек, карап аласы, көйлисе бар.

 

-Яңа техника  - яңа техника инде, юеш җирдә дә авырсынмый , - ди комбайннан яшел масса ташучы Борис Никитин.

“Сөлчә”дә 1800 тоннага якын сенаж салганнар да. Әлеге күрсәткеч икеләтә артырга тиеш.

Сүз уңаеннан, яңа, 4 метр киңлектәге ургыч тагылган  “Полесье” 5 миллион 300 мең сумга лизингка алынган.

Аны, алда язылганча, гаражга кертеп тә тормаганнар диярлек, кырга җибәргәннәр. Сезон вакыты бит.

“Сөлчә”дә уракка да җитди әзерләнәләр. Ындыр табагында чүп үләннәренә хәтле чабылган, территория чистартылган, агартасы агартылган. Бөртек чистарту агрегаты ремонтланган, төяү һәм бушату җиһазлары эшкә әзер. Биредә хуҗалык исәбе белән ангар тибындагы яңа склад төзи башлаганнар, ул кырдан бөртек кайтканчы әзер булырга тиеш.

-Бөртеклеләрне дүрт комбайн белән җыячакбыз. Арпа, солы, сабан бодае участокларыбыз, күз генә тимәсен, өметле күренә, - ди җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хаммәтов. -Ашханәбез эшләп тора. Иске Элмәледәге фермада ремонт төгәлләнү ягында, инде Яңа Элмәледә биналарны кышкы әзерлибез.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев