Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Серендеев Н.И.” крестьян-фермер хуҗалыгына тракторчы кирәк

“Серендеев Н.И.” крестьян-фермер хуҗалыгының машина-трактор паркы бүген гөрләп тора. Механизаторлар техникаларны әзерлек сызыгына куйсалар, амбарларда чәчүлек орлык калибрлана.

-Хуҗалыктагы җиде тракторның берсе әлегә кырга чыгарлык түгел, двигателе ремонтлана, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Ильич. - Бер техниканың хуҗасы юк, тәҗрибәле тракторчы кирәк. Язгы чәчүгә вакыт азаеп бара, шулай да якын көннәрдә бу проблемалар да хәл ителер.

Чәчүгә кирәкле тагылма агрегатларның барысы да диярлек карап, төзекләндерелгән, бер чәчкечне генә ремонтлап бетерәсе калган. Чәчүлек орлык та көздән әзерләнгән, аларны анализга тапшырганнар. Үз орлыкларына ышыныч зур. Минераль ашлама запаслары бик күп түгел әле, шулай да аны җиткерергә уйлыйлар. Язгы чәчү вакытында ягулык-майлау материаллары белән дә проблема булмаячак, бу максатларга акчалары бар.

Хуҗалыкның сөрүлек җирләре 1670 гектар тәшкил итә. Көздән 200 гектарда көзге культуралар чәчелгән. 505 гектарда - язгы бодай,  515 гектарда – арпа, 50 гектарда карабодай игәргә уйлыйлар. 175 гектарда күпьеллык үләннәр үсә.

-Февраль ае өчен хезмәт хакларын бирдек. Кыр эшләрендә яхшы эшләүчеләргә кызыксындыру чаралары да каралган, - ди хуҗа. - Язгы чәчү йомгаклары буенча тырышларга премия – печәнләтә, урып-җыю чорында яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләргә, хезмәт хакыннан тыш, бөртек бирәбез.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев