Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Серендеев Н.И.» хуҗалыгында берьюлы өч комбайнчыга бүләк бирделәр

“Серендеев Н.И” хуҗалыгының (Ивашкино) берьюлы өч комбайнчысы премия белән бүләкләнде.

Александр Ивановка, Алексей Кудряшовка һәм Александр Еферовка 1500әр сум акчага сертификатны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин кырга ук илтеп тапшырды, алдынгыларга рәхмәт ирештерде.

– Минем “Енисей” инде 10 ел стажлы, башка комбайннар да уракта шул чама катнашалар, -
ди Александр Еферов. - Быел уҗым культуралары яхшы уңыш бирде, әмма арпа, сабан бодае нык үсә алмады, урак соңгарак калды. Алай да эшебездә тоткарлыклар юк, бар да бар, көненә ике тапкыр ашаталар.

Әлеге комбайнчылар “Нива“ һәм “Енисей“лар төркемендә югары күрсәткечләргә ирешәләр, беренчеләрдән булды, инде күптән ярыш шартларында каралган 800 центнер чиген узганнар.

КФХ җитәкчесе Николай Серендеевның бүләк алган комбайнчыларга дәгъвасы юк, барысы да алдынгы, тигез эшлиләр, ди. Уңышы җыелган участокларны сабан белән сөрәләр. Бөртекне чистартып, урнаштыра баралар.

-Арышны гына сораучы юк, былтыргысы да файдасыз тора, -ди Николай Ильич. - Шуңа күрә быел уҗым бодае гына чәчәргә булдык. Чиста пар җирләренә күчмә фонд орлыгыбыз җитәчәк, ул чиста, яхшы тишелешле. 50 гектарда чәчкеч узды инде. Һава торышы арпа һәм сабан бодаен якын көннәрдә үк җыеп алырга мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз. Аерым проблемаларыбыз юк.

Комбайннарның әзерлекләренә карап, районда комбайнчыларны бүләклөү тагын булачак.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X