Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Саламны да кадерсез итмик

"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте бүлекчеләрендә әле һаман комбайннар төзәтәләр, уракка керешеп кенә киләләр. "Кади", "Чирмешән АГРО", "Лашман АГРО", "Сөлчә", "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә инде узган атнадан бирле уҗым культуралары җыялар, эшләре көйгә салынган. Тулаем, район буенча, бөртекле-кузаклылар 2069 гектардан суктырып алынган (тиешленең 5 проценты). Әлегә гектардан уртача уңыш 24,1 центнер чамасы. Кызганыч,...

"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте бүлекчеләрендә әле һаман комбайннар төзәтәләр, уракка керешеп кенә киләләр.

"Кади", "Чирмешән АГРО", "Лашман АГРО", "Сөлчә", "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә инде узган атнадан бирле уҗым культуралары җыялар, эшләре көйгә салынган.
Тулаем, район буенча, бөртекле-кузаклылар 2069 гектардан суктырып алынган (тиешленең 5 проценты). Әлегә гектардан уртача уңыш 24,1 центнер чамасы.
Кызганыч, бөртеге суктырылган саламны бик тиз эскертләргә куя алмыйлар. Азык бик чамалы бу елда салам яңгыр астында, юешләнеп бетәргә тиеш түгел.
Районның берничә хуҗалыгында гына сенаж салуны яхшы оештыра алдылар ("Чирмешән АГРО", "Лашман АГРО", "Үтәмеш").
Быел 10 мең гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчү планлаштырыла, тик моның өчен нибары 4 мең гектар гына җир әзер. Күчмә фонд орлыгы юк диярлек, булганы начар сыйфатлы.
Алдагы көннәрдә һава торышы үзгәреп, яңгырлар башланыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined уҗым культуралары җыялар