Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күтәмәдән Семайкиннар мал асрап өй салганнар

"Ночка", "Зорька", "Маруся"... Күтәмәдә яшәүче Надежда һәм Николай Семайкиннар сыерларына шундый исемнәр биргәннәр. Сүз уңаеннан, авылда ике гаилә генә өчешәр баш сыер асрый икән. -Аларның һәрберсенең характеры да үзенчәлеклә, - ди хуҗабикә. -Әйтик, "Ночка" тыныч холыклы, аны курыкмыйча сыйпарга да була, ул сөтне дә күп бирә. Ә менә "Зорька"га якын...

"Ночка", "Зорька", "Маруся"... Күтәмәдә яшәүче Надежда һәм Николай Семайкиннар сыерларына шундый исемнәр биргәннәр. Сүз уңаеннан, авылда ике гаилә генә өчешәр баш сыер асрый икән.

-Аларның һәрберсенең характеры да үзенчәлеклә, - ди хуҗабикә. -Әйтик, "Ночка" тыныч холыклы, аны курыкмыйча сыйпарга да була, ул сөтне дә күп бирә. Ә менә "Зорька"га якын килергә куркырсың, ул көйсез.
Күтәмәдә сыер көтүе юк, шуңа да хуҗалар сыерларны чирәмлеккә чыгарып, бәйдә тотарга мәҗбүр.
-Сөтне саву аппараты белән савам, - ди Надежда Николаевна.- Аны безгә районнан бушлай бирделәр. Көн саен 50 литрын сөт җыючыларга тапшырам. Авылдашлар арасында да сатып алучылар бар. Июнь аенда 1 тонна 64 килограмм сөт саткан идек, 13 мең сум акча эшләдек. Июльдә сөт күбрәк булды, димәк, акчасы да күбрәк булырга тиеш. Авыл җирендә яшәп, мал асрамыйча булмый инде. Ирем Николай "Күтәмә АГРОфирмасы"нда эшли. Азыкны аннан да бирәләр, үзебез дә хәстәрлибез. Бозаулар да асрыйбыз, дүңгызлар, сарыклар бар. Менә йортыбызны да, мал исәбенә төзедек дип була.
Дөрес, мал асрарга җиңел түгел. Ел дәвамында бер караңгыдан икенчесенә кадәр ялсыз эшләргә кирәк бит. Берәр кая барсаң да, "сыер бар" дип, тизрәк кайту ягын карарга. Яшь гаиләгә, күршедә генә торучы әниләре Людмила Гордеевна да булыша икән.
Надежда Самара өлкәсендә туып үскән, озак еллар шәһәрдә яшәсә дә, авылны якын күрә. "Без шәһәргә кунакка баргач та, Күтәмәне сагынып, кунмыйча кайтабыз. Авылның һавасы да башка бит аның",- ди Надежда. Ул мәктәп ашханәсендә эшли, балаларга аш әзерли. Семайкиннар өч бала үстерәләр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Самара Күтәмә авылы чисталык Семайкин

2
X