Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күтәмәдә “ХаРаШа”лар старт көтә

“Күтәмә АГРОфирмасы” җәмгыятендә техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген һәм терлекләрне кышлату торышын тикшерделәр. Монда бу юнәлештә байтак эшләнсә дә, белгечләрнең аларга дәгъвалары бар әле.

Февраль аеның соңгы атналардагы җылы көннәре, хәтта асфальт юл өсләрендәге гөрләвекләре авыл кешесенең күңелен ымсындыра. Яз исе килә. Әйтерсең, менә-менә кар эреп, бакча, кыр эшләре башланыр сыман. Ничек булса да, соңмы, иртәме – әлеге мәшәкатьләргә бер керешербез. Шунлыктан хуҗалыкларда чәчү, эшкәртү техникаларын әзерләүне тизләтү зарур. Район хуҗалыкларында техникаларның торышын тикшерү буенча семинарлар оештыру да юкка түгел.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, “Күтәмә АГРОфирмасы”нда авыл хуҗалыгы машиналарының күпчелеге ремонтланган.  150 тырма эшкә тагып чыгарлык хәлдә. Ә культиваторларны соңгы көйләү эшләре калган. К-744 тракторына тагыла торган ике пар “ХаРаШа” чәчкечләре шулай ук әзер. Тракторларның җитди төзексезлекләре юк, диләр.

-Әлеге хуҗалыкта 130 баш мөгезле эре терлек, 30 баш савым сыеры асрала.  Аларны җылы су белән тәэмин итү җаен табарга кирәк һәм рационнарын энергияле мал азыклары: шрот, рапс, көнбагыш түбе (жмых) белән төрләндерү зарур, - ди район авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин.

фото: Радик Назыйров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев