“Әккәрәй” җәмгыяте пайчылар белән исәп – хисап ясый
Авыл хуҗалыгы

“Әккәрәй” җәмгыяте пайчылар белән исәп – хисап ясый

Җәмгыять директоры Виктор Сутягин әйтүенчә, бу көннәрдә Утыз Имән авылында пайчылар исемленен барласалар, Әккәрәйдә исә халыкка икмәк тараталар.

-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме буенча бер гектар пай җирен арендага алган өчен 750 сум исәбеннән түлибез, - ди Виктор Сергеевич. – Пайчылар үзләре түләү төрен сайлап алалар, кемдер печәнгә өстенлек бирсә, башкасына бөртек кирәк. Ә инде алардан баш тартучыларга акчалата таратачакбыз. Саламны бушлай алырга мөмкин. Пай җирләре өчен салымны да үзебез вакытында күчердек.

Кадыйр Гомәров фотосы 


Нет комментариев