Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Әккәрәй” җәмгыяте кырларында техникалар күбәя бара

Әлеге хуҗалык тракторлары күпьеллык үләннәр участоклары һәм көздән сөрелгән җирләрне тырмалау эшенә кереште.

Җәмгыять кырларындагы үсемлекләр минераль сый да алачак, моңа 500 тонна аммиак селитрасы тотмакчылар.

-Безнең карамактагы 5580 гектар сөрүлек җирләрнең 1000 гектарына көзге бодай чәчтек, 445 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр үсә, 880 гектар җирне ял иттерәбез, - ди җәмгыять идарәчесе Фәрит Мингалимов. - Язын орлык күмдерәсе җирләрне көздән сукалап калырдык. 1100 гектарда – арпа, 300 гектарда – солы, 520 гектар мәйданда – язгы бодай, 700 гектарда көнбагыш чәчәргә планлыйбыз. Үзебезнең орлык җитәрлек, шулай да 50-60 тонна сортлы арпа орлыгы сатып алу ниятебез дә бар.

Хуҗалыкта барлыгы (үсемлекчелектә һәм терлекчелектә) 50ләп кеше хезмәт куя, күпчелеге Әккәрәйдән, районның башка авыллары кешеләре дә биредә эш тапкан. Җәмгыять кырларына дүрт  К-700, алты  МТЗ-1221, өч МТЗ-82 чыгачак, алар барысы да механизаторлар белән комплектланган, өч КамАЗ машинасының да хуҗалары бар.

Машина-трактор паркында кыш көннәрендә дә эш тукталмаган, механизаторлар чиратлап ялда булганнар.

-Тракторчылар үз техникаларын төзәтте, тагылма агрегатлар ремонтланды, түләү эш күләменнән булгач, барысы да кызыксынып эшләде, - ди Фәрит Минзәки улы. - Комиссия дә эшебезне яхшы бәяләде.

Сүз уңаенда, терлекчелек белән дә шөгыльләнүче “Әккәрәй” хуҗалыгы фермасында савым сыерларының баш санын 170кә җиткерергә планлыйлар. Озакламый 25 баш таналары бозаулаячак, тагын 47 баш таналары  үсеп килә. Симертүдә 40 үгезләре бар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев