Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кайнар ашы да, ялы да урынлы

Күтәмәдә көздән эшкәртелергә тиешле 2 мең гектардан күбрәк мәйданда кырларны сөрү төгәлләнде. Мондагы агрофирмада быел да җирләрне, елдагыча шартына китереп, әйләндереп каплап сукаладылар. - Көзге як яңгырлы булганлыктан, җир дымлы - тракторлар көчкә йөрде. Кыенгарак килсә дә, Аллага шөкер, механизатор егетләребез белән әлеге мәшәкатьләрне дә җиңеп чыктык,- ди хуҗалык җитәкчесе...

Күтәмәдә көздән эшкәртелергә тиешле 2 мең гектардан күбрәк мәйданда кырларны сөрү төгәлләнде. Мондагы агрофирмада быел да җирләрне, елдагыча шартына китереп, әйләндереп каплап сукаладылар.

- Көзге як яңгырлы булганлыктан, җир дымлы - тракторлар көчкә йөрде. Кыенгарак килсә дә, Аллага шөкер, механизатор егетләребез белән әлеге мәшәкатьләрне дә җиңеп чыктык,- ди хуҗалык җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина.
Күтәмә кырларын һәр көнне җиде-сигез трактор сукалаган. Александр Иванкин, Булат Фатыйхов, Азат Җиһангиров кебек тәҗрибәле тракторчылар корырак көннәрдә күбрәк эшләп калырга тырышкан. Ел йомгаклары буенча, хуҗалыкта иң уңганнарга бирелүче бүләк - санаторийга өч юлламаның берсе, бәлки, аларга булыр. Һәрхәлдә, агрофирма җитәкчелеге иң уңган сөрүчене дә "Бәкер" дә ял иттереп кайтармакчы.
- Быел эшне оештыруда, дөресрәге, кырда эшләүчеләрне ашатуда үзенә күрә бер яңалык керттек әле,- ди Фәнүзә Гобәйдуллина. - Ашханә өчен 40лап кечкенә термос алып, кайнар ашны шулар белән һәр механизаторга индивидуаль тараттык. Зур термоста ашларыбыз суынып өлгерә иде. Ә кырда эшләүче ир-атка шулпалы кайнар аш кирәк. Тракторчыларны ноябрь аена кадәр шушы рәвешле көнгә икешәр тапкыр эш урыннарында ук ашаттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы