Кайнар ашы да, ялы да урынлы
Күтәмәдә көздән эшкәртелергә тиешле 2 мең гектардан күбрәк мәйданда кырларны сөрү төгәлләнде. Мондагы агрофирмада быел да җирләрне, елдагыча шартына китереп, әйләндереп каплап сукаладылар.
- Көзге як яңгырлы булганлыктан, җир дымлы - тракторлар көчкә йөрде. Кыенгарак килсә дә, Аллага шөкер, механизатор егетләребез белән әлеге мәшәкатьләрне дә җиңеп чыктык,- ди хуҗалык җитәкчесе...