Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Ильхан”да терлек азыгын яңа техника белән җыялар

Районның “Ильхан” җәмгыяте быел мал азыгы әзерләргә яңа чит ил техникалары сатып алган.

Яңа комбайн үләнне чаба, ә икенче техника печәнне теземнәргә сала. Моңа кадәр хуҗалыкның мондый техникалары булмаган, аларны башкалардан арендаларга туры килгән. Быел инде барысы да үзләренеке.

Сенажга салу өчен печәнне ваклаучы комбайннары да бар. Хуҗалыкның бер базы кышкылыкка сусыл азык белән тулып килә.

Ишле малга печәне дә кирәк булачак, коры печәнне төргәкләргә (тюк) пресс-подборщик белән җыялар.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев