Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Ильхан" җәмгыяте көн дә 5 тоннага якын сөт сата

“Ильхан” җәмгыятендә көн саен уртача 4800 килограмм сөт савалар. Бу күрсәткеч узган елдагы шул вакыттагыдан чүт кенә кимрәк, әмма районда иң югары.

Сөтчелектә “Сөлчә” матур эшли, көнлек тулаем савым 3 тонна чамасы, аны 2018 дәгедән 600 килограмм чамасы күбрәк саталар. “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыяте бу өлкәдә шулай ук алдарак.

Тулаем алганда, район буенча, көнгә уртача 15 тоннага якын (былтыр 13 тонна булган) сөт савыла, 13 тоннасы (2018 дә 11,8 тонна) сатыла.

Кызганыч, бер елда сыерлар саны кими төшкән, бүген сөтлебикәләр 1423 баш санала (узган елда – 1487). “Кара Чишмә”дә, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да сыерлар, гомумән, юк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев