Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Ильхан» да уҗым бодаен йомшак, тигез җиргә чәчәләр

“Ильхан” җәмгыятенең Күтәмә ягындагы участогында тип-тигез җир күзләрне иркәли.

БКС (секцияле боҗрасыман тырма – ред.)җирне тирән итеп эшкәртә, чүп үләннәрен төбеннән суырып ала,- ди 8 метр киңлектәге агрегатны “Кировец”ка таккан Илсур Билалов.

Яңа трактор чиста пар җирендә иркен йөри, көчәнми, сменага 70-75 гектарны буйсындырырга сәләтле. Биредә уҗым бодае чәчәчәк.

-200 гектарда чәчтек тә,-ди Илсур. - Күбесе чиста пар җирендә, бер өлеше былтыргы кукуруз урынында булачак.

Илсур сенаж салуда да эшләгән, чәчүдән соң силос салуда катнашачак. Эшеннән канәгать ул. Ай саен 25 мең сум акча ала. Мал да асрыйлар, алар Керкәледә яши.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев