Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фермаларга – азык муллыгы

"Чирмешән - АГРО" җәмгыятендә 417 тонна печән запасы әзерләнгән дә. Тагын берничә көн тырышсалар, монда күпьеллык үләннәрне чабу төгәлләнәчәк. Бу җәмгыятьтә печән әзерләүдә аерым звено тупланган, ягулык җитеш, механизаторларны кайнар аш белән сыйлыйлар. Шуңа эш тә көйле бара. "Чирмешән агрохезмәтләре"ндә печән әлегә планлаганның 11 проценты кадәр җыелган (535 тонна). "Кади"да...

"Чирмешән - АГРО" җәмгыятендә 417 тонна печән запасы әзерләнгән дә. Тагын берничә көн тырышсалар, монда күпьеллык үләннәрне чабу төгәлләнәчәк.


Бу җәмгыятьтә печән әзерләүдә аерым звено тупланган, ягулык җитеш, механизаторларны кайнар аш белән сыйлыйлар. Шуңа эш тә көйле бара.

"Чирмешән агрохезмәтләре"ндә печән әлегә планлаганның 11 проценты кадәр җыелган (535 тонна). "Кади"да бу төр азык 140 тонна.

Кайбер җәмгыятьләрдә быел бер генә тонна печән һәм сенаж да әзерләнмәгән әле.

Кызганыч, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык хәстәрләү темпы, гомумән, түбән. Күпьеллык үләннәрнең нибары дүрттән бере, ике мең гектарга якыны гына чабылган. Бу өлкәдә "Үтәмеш", "Сөлчә" хуҗалыкларына аеруча ашыгып эшләү кирәк .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печән запасы “Чирмешән – АГРО” җәмгыятендә