Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“ЧИРМЕШӘНАГРО” механизаторлары витаминлы яшелчәләр белән сыйлана

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте ашханәсендә көн саен егермеләп кешегә аш-су әзерләнә. Техника ремонтлаучы һәм ындыр табагында эшләүче хезмәткәрләрне төшке аш вакытында тукландыралар.

-Менә бүген беренчегә - ит белән дөгеле аш, икенчегә - гуляш белән изгән бәрәңге,  язгы якта витамин кирәк, яшелчәләр салаты да ясадым, - ди аш пешерүче Татьяна Плеханова.

23 февраль - Ватанны саклаучылар бәйрәме алдындагы эш көнендә табынга колбаса туралган, хәтта торт та алганнар. Әлеге хуҗалыкта, кышын ял иткән механизаторлар, техникаларны язгы чәчүгә әзерләү мәшәкатьләренә 12 февральдән кереште.

-Күпчелек эшләрне көздән эшләп калдырган идек. Хәзер  төп бурыч -  агрегатларны: чәчкечләрне, тырмаларны, культиваторларны тагын бер кат кулдан үткәреп көйләү, комплектлау, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.

Тәҗрибәле тракторчы, Иске Сережкино авылыннан йөреп эшләүче Руслан Алфеев белән Кытайда җитештерелгән көпчәкле тракторын ремонтлау вакытында сөйләшеп алдык.

-Казанда двигателен капиталь ремонтлап, обкатка ясатып кайтардылар. Егетләр белән шуны җыеп, урнаштырып, кичә кабызып карадык. Нормально эшли, - дип мактап алды ул “тимер атын”.

Сүз уңаеннан, шушы бер двигатель ремонты 324 мең сумга төшкән.

-Гомумән, бәяләр үсте, запас частьләр кыйммәт. Ярый әле, күбесен көздән кайгыртып калдык.   Дүрт бөртек комбайныбызның икесе чит илнеке, аларны ремонтлау да берешәр миллион сумга төште, -  хуҗалык җитәкчесе. – Тракторларыбыз да “аякта”. Егәрле бер К-744кә генә ике көпчәк кирәк,  белешкәләп торам, берсенең бәясе 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр тирбәлә.

Әлбәттә инде, шундый чыгымнар тотылгач,  булган продукцияңне сатып урнаштыру, акча эшләү кирәк.

-Кызганыч, бөртекне сатып алу бәяләре түбән, ихтыяҗ – сорау да аз. Сатылмаган көнбагышыбыз калды, тотабыз әле, бәяләр күтәрелмәсме. Май ясаучы дүрт завод белән эшлибез, кайда бәя яхшырак, күзәтеп барабыз, оттырмыйсы иде.  Менә былтыр февраль аенда көнбагышының тоннасын 29 мең сумнан сатып өлгердек, ә июнь аенда бәя 21 меңгә төште, - дип проблемаларны атады җитәкче бу уңайдан.

Илшат Сәйфулла улы әйтүенчә, җәмгыятькә  ел буена, кыр эшләренә ягулык-майлау материалларына чама белән - 11 миллион сум, ашламага да шулкадәр акча кирәк . Эш хакы фонды 14 миллион сум күләмендә.

-Кешене бит сата алдыңмы син продукцияңне, юкмы, кызыксындырмый, ул эшли, аңа хезмәт хакы бирергә кирәк. Шөкер, февраль аена да хезмәт хакы бирдек, - диде Илшат Гозәеров.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”ның  4 мең гектарда чәчүлек җирләре бар, шуның 1170 гектарына - көнбагыш, 2248енә - бөртеклеләр, бер өлеш мәйданнарга рапс

-Көз яңгырлы булды, кышын кар яуды, ел уңдырышлы булырга тиеш кебек, әмма кайбер белгечләр ел коры киләчәк, дип тә фаразлый.  Кем белә инде, барысы да Ходай кулында. Ничек кенә булса да, иртәрәк, дым бар вакытта чәчеп калырга тырышырга кирәк, - диде җитәкче.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгытенең чәчәргә орлыклары җитәрлек. Хәзер, ындыр табагындагы складларга язгы сулар кермәсен өчен, биналар тирәсен кардан арындыралар. Эшләгән кешегә эш бар. Механизаторлар  Руслан Алфеев, Александр Беззубов, абыйлы-энеде Михаил һәм Дмитрий Корниловлар, машина йөртүче Җәүдәт Җиһаншин сыман уңганнар язгы кыр эшләрен түземсезләнеп көтә.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев