Район үзәгендәге бер кафеда 70кә якын игенче, терлекче, авыл хуҗалыгы белгече өчен мул табыннар корганнар.
Быел хуҗалыкларыбызда 100 мең 368 тонна бөртек суктырылган. Монда бигрәк тә “БИО-АГРО” (39067 тонна), “Әккәрәй” (13511 тонна), “ЧИРМЕШӘНАГРО” (11892 тонна) җәмгыятьләре, “Тепсуркаев В. Ә” (6420 тонна) крестьян-фермер хуҗалыгы өлеше зур. Барлык игенчеләр, гомумән, бу уңышны үстерүгә керткән хезмәте өчен һәркем кадер-хөрмәткә лаек.
-Аларга да, терлекчелектә эшләүче уңганнарыбызга да зур рәхмәт. Сез республика, район халкын һәр көнне кирәкле ризыклар белән тәэмин итәсез, - диде район башлыгы Рамил Айбатов кунакларны котлап.
“Сөлчә” җәмгыятеннән машина йөртүче Николай Скворцовны (Яңа Элмәле) бәйрәмдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы, кул сәгате белән бүләкләделәр.
-1983 елдан бирле руль артында. “Газиктан” башлаган идем, аннан соң кырык елдан артык гел “КамАЗ” да, - диде Николай Гурьевич.
-Хәзер йөри торганы ничәнче елгы? – дигәч.
-Карт инде, 32 “яшьлек”. Гел ремонтлап, капшап торасы. Быел күбрәк сенаж ташуда эшләдем, кыр юллары буйлап көненә 100-150 километрлар ара үтәргә туры килде, - ди уңган шоферыбыз.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән “ЧИРМЕШӘНАГРО” механизаторы Михаил Корнилов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Марина Җиһаншина, “БИО-АГРО”ның райондагы идарәчесе Сергей Кикоть та бүләкләнделәр. “Татагрохим” җәмгыятенең бәйрәмдә катнашкан генераль директоры Наил Гөбәйдуллин һәм район башлыгы Рамил Айбатов “Ильхан” җәмгыяте бозау караучысы Тәнзилә Мәссаровага, “БИО-АГРО”дан тракторчы Альберт Галәветдиновка, “Әккәрәй” җәмгыяте бухгалтеры Галина Федоровага әлеге министрлыкның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
-Мин монда Казахстаннан күченеп кайттым. “Ильхан” җәмгыятендә 10 ел бозау караучы булып эшлим. Иртәнге 5тә без эш урынында. Бозаулар – алар яшь бала сыман, чирләтмичә, бик яхшы карап аякка бастырырга кирәк, - диде Тәнзилә Мәссарова.
Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү районыбыз артистларының чыгышлары белән үрелеп барды. Ә алар болай дип тә җырлады:
Җырларга салып җырлана
Сез куйган матур хезмәт.
Алтын куллы хезмәтчәннәргә -
Мактау, дан, кадер, хөрмәт!
Район башлыгының Почет грамотасы иясе:
Гөлсәрия Гыйльмуханова – “Кара Чишмә” җәмгыяте директоры.
Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр:
Сергей Кудряшов (Ивашкино) – крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, яшелчәче;
Илдар Хәнәфиев (Югары Кәминкә) – “Ильхан” җәмгыяте баш инженеры;
Евгений Матвеев (Лагерка) – “Миронов Л. Н” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы;
Рәсим Нуруллин (Туймәт) – “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыяте механизаторы;
Игорь Евстафьев (Югары Кармалка) – “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыяте механизаторы;
Татьяна Плотникова – “Әккәрәй” җәмгыяте сыер савучысы;
Вадим Мяльдзин – “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенең бөртек киптерү операторы;
Владимир Кириллов (Яңа Элмәле) – “Сөлчә” җәмгыятенең ферма мөдире;
Людмила Вишнякова – район ветеринария берләшмәсенең баш бухгалтеры.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Нет комментариев