Чирмешән районында уракта иң өлгере – “Әккәрәй” җәмгыяте
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында уракта иң өлгере – “Әккәрәй” җәмгыяте

Районда бөртеклеләр барлык мәйданнарның 17100 гектарыннан, ягъни 63,1 процент өлешеннән суктырып алынды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән 1 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, гектар көче - уртача 39,3 центнер. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да бу күрсәткеч – 51,6, “БИО-АГРО”да - 45,9, “Әккәрәй” җәмгыятендә – 44,6 центнер.

Уракта “Әккәрәй” җәмгыяте алда бара. Бу хуҗалык комбайнчылары бөртеклеләр мәйданнарының 80,6 процент өлешеннән игеннәрне суктырган. “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгында, “Лидер Трейд” җәмгыятендә, “БИО-АГРО” да урып-җыю эшләре башкалар белән чагыштырганда оешканрак.

Район хуҗалыкларында көзге чәчүне барлыгы 10795 гектарда башкарасы, шуның 7412 гектарында орлыклар җир куенына салынган.

“БИО-АГРО” җәмгыятендә әлеге эшне төгәлләделәр, аларда 6000 гектарда көзге культуралар чәчелгән. “ЧИРМЕШӘНАГРО” – 820, “Сөлчә” – 200, “Әккәрәй” җәмгыяте 182 гектарда уҗымнар чәчеп куйды.


Нет комментариев