Районда быелгы уракка 77 комбайн чыгарга тиеш. Бүгенге көнгә аларның 81 проценты кырга чыгарга әзер, әле 15 комбайнны ремонтлыйсы бар.
Быел район хуҗалыклары 15 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы алган, ә яңа комбайннар юк.
-Урып-җыю эшләренә керешергә ике атналап вакыт калып бара. Июнь ахыры, июль башына көзге техник культуралар өлгерә, аннан язгы культуралар чираты, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. – Шуның өчен ремонт эшләрен ашыктырырга кирәк.
Комбайннарыбызга йөкләнеш (нагрузка) зур. Бөртеклеләр һәм техник культуралар игелүче мәйданнарны бүлеп исәпләгәндә, бер комбайнга уртача 619 гектар туры килә, норма – 300-400 гектар.
-Уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен өстәмә комбайннар, ярдәм кирәк булачак, - диде Ильяс Нәгыймулла улы. – Уракны иртә тәмамлый торган төбәкләр белән бу хакта бүген үк килешеп кую мөһим.
Автор фотосы.
Нет комментариев