Чирмешән районында комбайннарга эш байтак әле
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында комбайннарга эш байтак әле

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 3 сентябрьдә алынган мәгълүматлар буенча, районда игеннәрне урып-җыю эшләре 19525 гектар мәйданда башкарылган, бу тиешленең 56,7 проценты. Гектар көче уртача алганда 27 центнер тәшкил итә.

Урак эшләре “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”  җәмгыятендә барлык мәйданнарның 74 процент өлешендә, “БИО-АГРО”да - 73, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да – 70,  “Тепсуркаев В.Ә” крестьян-фермер хуҗалыгында  - 69,8, “Әккәрәй”дә 64 процент өлешендә башкарылган. Уңдырышлылык буенча иң югары күрсәткеч “БИО-АГРО”да - гектарыннан 30,6 центнер.

Хуҗалыкларда  көзге чәчү эшләре дә дәвам итә. Чәчелергә тиешле 12402 гектар мәйданнарның  6029 гектарында орлыклар җиргә күмдерелгән, бу тиешленең 49 проценты. “БИО-АГРО” хезмәтчәннәре чәчеләсе кыр мәйданнарының – 80, чирмешәнагролылар 64 процент өлешендә бу эшне төгәлләгәннәр.   


Нет комментариев