Чирмешән районында кайбер хуҗалыклар чәчү эшләрен төгәлли
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында кайбер хуҗалыклар чәчү эшләрен төгәлли

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 14 майга алынган мәгълүматлар буенча, районда язгы чәчү эшләре 27698 гектарда башкарылган. Бу тиешленең 64 проценты.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә чәчкечләр соңгы гектарларны иңли. Зур хуҗалыклардан “БИО-АГРО” игенчеләре 12953 гектар мәйданнарын чәчкәннәр, тиешленең 80,8 проценты, “Сөлчә”дә бу күрсәткеч 80,5 процент тәшкил итә.

План буенча район хуҗалыкларында барлыгы 43152 гектарда бөртекле һәм техник культуралар чәчелергә тиеш.


Нет комментариев