Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында авыл хуҗалыгы техникаларының кышкы саклауга куелышын тикшерделәр

Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кайберләрендә, техникаларын кышкы саклауга куеп, ремонтлап, механизаторлар үзләре дә ялга китте. Шул ук вакытта әле кыр эшләре бетмәгән хуҗалыклар бар: аларда көнбагыш суктыруны төгәллисе.

“БИО АГРО” җәмгыятенең район үзәгендәге базасында бу көннәрдә бик кызу. Хезмәткәрләр эштән бушаган техникаларны язгы кыр кыр эшләренә әзерли. Комбайннарның, тракторларның  шактые кышкы саклауга куелган. Ә менә бөртек комбайннарының берничәсенә эш булачак әле.

-Безнең 1200 гектар мәйданнан көнбагыш җыеп аласы калды. Бозлы яңгырлар аркасында аларның  “кәрзиннәренә”  дым үтте, шунлыктан әлегә суктыра алмыйбыз. Аннан, техникаларны да җимерүебез бар. Шушы көннәрдә бераз җылытса, кырга чыгып карыйбыз, эшләп булмаса - суктыру язга кала, зыян юк, алай да мөмкин, - ди БИО АГРОның райондагы идарәчесе Руслан Хәлиуллин.

Бүген әлеге хуҗалыкта тырмаларны, культиваторларны төзәтәләр. Ремонт эшләрен уңайлы урында алып бару өчен җылы  бина ясыйлар. Ул “передвижной” - күчереп йөртелә торган булачак.

Шушы көннәрдә  Казан дәүләт аграр университеты белгече катнашындагы комиссия  “БИО АГРО"дагы техникаларның  кышка куелышына һәм техникалар ремонты барышына яхшы бәя бирде, бәйгедә бу хуҗалык икенче урын алды. Ә менә барлык ремонт эшләрен  октябрь аенда ук төгәлләгән “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте – җиңүче.

-Кырларда эше беткән техникаларны, тагылма машиналарны базага кайтаруга ук ремонтлап куйдык. Хәзер йөк машиналарын рәтлибез. Хезмәткәрләрнең төп өлеше  декабрь, гыйнвар аенда ял итә, алар февральдә эшкә чыгачак, - диде “ЧИРМЕШӘНАГРО” җитәкчесе Илшат Гозәеров.

“Әккәрәй” җәмгыятендә дә кырда суктырылмаган көнбагыш бар әле. Хәзер мондагы хезмәткәрләр тырмалар төзәтә. “Сөлчә”дә тырмалар көздән ремонтланган, чиратта – культиваторлар. Комбайннар “ял итә”.

-Техникаларны кышкы саклауга кую таләбе буенча, аларның көпчәкләре күтәртелеп, резиналары буялып, дым, кояш үткәрми торган материал белән тышлап куелырга тиеш, басымнарын киметү зарур. Каешларны салдырырга  яки бушатырга кирәк: тарттырылган хәлдә калдыру дөрес түгел. Чылбырларны да салдырып корыга кертү  мөһим. Билгеле инде, техникаларны кибәктән, пычрактан, саламнан арындырырга кирәк, - диде  “Гостехнадзор”ның райондагы инженеры Радик Назыйров.

    ФОТОРЕПОРТАЖ 

 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев