Быелгы урак нәтиҗәләре буенча республика күләмендә иң яхшы 1218 комбайнчы арасында чирмешәнлеләр дә бар. Аларны акчалата премияләр белән сөендерделәр.
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Иң яхшы комбайнчы-2021» бәйгесе игълан иткән иде. Аның нәтиҗәләре буенча, комиссия безнең районнан урып-җыю чорында яхшы күрсәткечләргә ирешкән тугыз комбайнчыны республика конкурсында җиңүчеләр дип тапкан.
Республика районнарыннан әлеге бәйгедә катнашкан 1218 комбайнчының 1081е бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырса, 137се бөртекле культураларны егуда-чабуда эшләгәннәр.
Шулай итеп безнең районнан Михаил Корнилов, Альберт Санчилеев (”ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте), Марсель Нигъмәтуллин, Римзил Гарифуллин, Владимир Денисов (“БИО АГРО” җәмгыяте) – 50шәр мең сум, Сергей Борисов, Игорь Петров (“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте), Альберт Сафин (“Ильхан” җәмгыяте), Хәлил Мөхиббуллин (“Сөлчә” җәмгыяте) 20шәр мең сум күләмендә акчалата премияләргә лаек булдылар.
Уңган игенчеләребезне котлыйбыз! Басу-кырларда тир түккән барлык механизаторларга рәхмәт, алар барысы да мактауга, данлауга лаек.
фото: архив
Нет комментариев