Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндәге известь карьерында быел 36 мең тонна известь оны җитештерелгән

“Чирмешәнагрохимсервис” җәмгыяте былтыргыдан да 4 мең тоннага күбрәк, ягъни 36 мең тонна известь оны җитештергән.

-Планны үтәдек, продукциябезне алып бетерделәр, аны Әлмәт, Нурлат, Аксубай районнарына да озаттык, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. – Известь оны җитештерү - республикадан дәүләт заказы, шуңа бюджеттан 4 миллион 200 мең сум акча - субсидия бирделәр. “БИО АГРО” һәм “Әккәрәй” җәмгыятьләреннән дә акча көтәбез, аларда әче туфраклы җирләрне үзебез известьлап бирдек. 10 мең тонна известь онын районыбыз ихтыяҗлары өчен кулландык дия алабыз.

Республикада унҗиде известь карьеры бар икән, безнең райондагы известь оны сыйфаты ягыннан икенче урында.

Известь карьерында быелгы сезон тәмамланган.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев