Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә чәчкечләргә эш калмады

-Якын көннәрдә бөртек комбайннарын төзәтә башлыйбыз, азык җыю техникасын да кабат карап чыгабыз, - ди “ЧИРМЕШӘНАГРО” җитәкчесе Илшат Гозәеров. –Гербицид сиптергечләребез эшкә әзер.

Әлеге хуҗалыкта менә шулай, алга карап эш йөртәләр. Биредә районда беренче булып язгы чәчүне тәмамладылар, 3280 гектарда чәчкечләр узды. Нигездә, сабан бодае, арпа, көнбагыш, рапс, хәтта гәрчич тә чәчтеләр.

Гектарына уртача, тәэсир итүче матдәдә, 55 килограмм ашлама кертелгән басулар шифалы яңгыр сулары белән дә тукланды. Табигать тә шулай булышса, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да көзен яхшы уңыш җыярлар.

“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”, киресенчә, язгы кыр эшләрендә иң артта, монда тиеш-
ленең 18 процент өлешендә, 710 гектарда гына чәчкечләр узган. Бик начар эшлиләр, соңга калалар.

Тулаем, район буенча 23 мең 697 гектарда, ягъни планлаганның 60 процент өлешендә орлык-
лар җир куенына салынган.

“БИО АГРО” җәмгыятендә темп югары, монда көн саен дистәләрчә техника кырга чыга, 400 әр гектарда чәчеп өлгерәләр.

Кыр эшләренә – темп һәм сыйфат!

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев