Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә алдынгы биш комбайнчыга 30 ар мең сум премия бирәчәкләр

Урып-җыю йомгаклары буенча, районда иң күп бөртек суктырган 5 комбайнчыга 30ар мең сум күләмендә акчалата бүләк бирү каралган. Ә республика күләмендә “иң-иңнәр”не быел 50шәр мең сум премия белән бүләкләмәкчеләр.

30 июльдән 1 октябрьгә кадәр, комбайнчылар арасында уракта иң яхшы эшләүчеләр мониторингы алып барыла. Республика ярышы җиңүчеләре, комбайннарының егәрлегенә карап, дүрт төркемдә билгеләнә. Уракта иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 240 кыр батырына 50шәр мең сум премия бирәчәкләр. Үзйөрешле чапкычларда эшләүчеләр исә өч төркемдә ачыклана, алар арасында алдынгы 50 механизаторга 40 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган. Республика районнарының үзләрендә иң уңган - 200, шул исәптән бездә биш комбайнчы 30ар мең сум премия алачак. Димәк, җиңүчеләр барлыгы 490 булырга тиеш.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев