Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыяте механизаторлары төшке ашка да кайтмыйлар

Авыл хуҗалыгында эш ел әйләнәсе туктап тормый. Язгы чәчү тәмамланырга өлгермәде, чәчүлек мәйданнар тәрбияләү, малларга печән әзерләү вакыты килеп җитте. Урак та озак көттермәс.

“Сөлчә” җәмгыятендә эш кайный. Механизаторларның бер төркеме комбайннарны ремонтлау белән мәшгуль.

-Быелгы уракта өч “Дон” һәм бер “Полесье” катнашачак, -ди хуҗалык җитәкчесе Хамзә Хамматов. – Комбайнчылар барысы да тәҗрибәле, уңган, булган егетләр.

Фәндәс Залалетдинов “Дон” комбайнын уракка әзерли.

-Мин бу хуҗалыкта 106нчы һөнәр училищесында укыган вакытта ук практика уздым, -ди ул. – Коллективны да, җитәкчесен дә яхшы беләм. Армиядән кайткач та, урак вакытында комбайнга утырам. Менә бу 2000нчы елгы “Дон”да быел дүртенче сезон эшләячәкмен. Әлеге ремонт бара. Запас частьләр белән проблема юк, ниндигә заказ бирәсең, аны шунда ук алып кайталар. Көненә ике тапкыр ашаталар. Хезмәт хакын да вакытында алабыз.

Җәмгыятьтә күпьеллык үләннәрне дә чаба башлаганнар. Монда Алексей Уламасов тырышып эшли. 20 гектарда чапкычлар узган инде. Сабанашлык культураларын тамырдан тукландыруны, бөртеклеләр участокларында гербицид сиптерүне дәсоңга калдырмыйлар.

Җәмгыять ашханәсе 18 апрельдән эшли башлаган.

-15 еллап биредә аш пешерәм, кыш айларында фермада эшлим, -ди аш пешерүче Елена Михляева. Аңа Таисия Романова булыша. – Нигездә егермеләп кеше ашатабыз, ләкин кайбер көннәрне күбрәк тә булырга мөмкин.

Кырда эшләүче механизаторларга көненә ике тапкыр ашны эш урыннарына алып баралар.

-Әлегә кырга җиде берәмлек техника чыкты, -ди Хамзә Ильяс улы. – Фермаларда да эш бара. Өч бригада биналарны ремонтлый. Яңа Элмәледә бер иске корпуска капиталь ремонт үткәрәбез.

Монда бинаның бер өлешенә идәннәр җәйгәннәр, җиһазларны ремонтлаганнар, яңаларын да урнаштыралар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев