Чирмешән районының “Серендеев Н.И.” хуҗалыгында уракка әзерләнәләр
Семен Гавриловның 10 еллык бөртек комбайны уракка төзек булачак.
“Серендеев Н.И.” хуҗалыгындагы тагын ике комбайнны да вакытында сафка бастырмакчылар.
-Техникаларыбыз яңа түгел, 12-13 ел эшләделәр, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Серендеев. –Башка проблемалар юк диярлек. Елдагыча, ягулык табыштырырбыз инде. Ындыр табагында киптерү агрегатын тикшереп карыйсы, территорияне җыештырасы бар.
Серендеевларга көзен 1200 гектарлап мәйданнар бөртеклеләр уңышын җыясы була. Чәчкәндә минераль ашламалар кертә алмасалар да, кайбер участокларда яхшы уңышка өмет бар. Чүп үләннәренә каршы гербицидлар сибү бик яраган. Хуҗалыкның 180 гектар пар җирен дә чиста тотарга тырышалар. Бүген берничә трактор печән әзерләүдә. Мал азыгы, нигездә, үз эшчеләренә биреләчәк, калганы, өелеп, запаста торачак.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев