Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында уяу комбайнчы техникасын уттан саклап калган

Янгын сүндерүчеләргә “Иске Котыш авылы янындагы кырда комбайн яна”, дигән хәбәр буенча, вакыйга урынына Ульяновакадагы аерым пост белгечләре бара.

Районның янгын күзәтчеле хезмәтеннән белешүебезчә, басуда эшли торган “Полесье” бөртек комбайнына ут капкан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче аны  авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре үзләре сүндереп өлгерә. Ут техниканың төзек булмаган механизмнарыннан чыккан дип фаразлана.

-Комбайнчының утны вакытында күреп өлгерүе, югалып калмавы аркасында техниканы саклап калалар, дөрес, аның двигателенә бераз зыян килә. Комбайнда ут сүндергечләр (огнетушительләр) дә, басуда сулы сыешлык таккан дежур трактор да булган. Алдан әзерлек кыймммәтле техниканы шулай саклап калырга мөмкинлек биргән, - ди янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин.

Андрей Фомин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев