Чирмешән районында соңгы 5 елда 119 кече ферма төзелгән
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында соңгы 5 елда 119 кече ферма төзелгән

Үткән биш елда районда сөтчелек юнәлешендә төзелгән 119 кече-ферма хуҗасына 21 миллион 540 мең сум субсидия  бирелгән.

Үткән ел шундый 10 ферма барлыкка килгән, алар 2 миллион 800 мең сум дәүләт ярдәме алган. Биш башка кече-ферма төзүчеләргә - 200 мең сум, сыерлар санын сигезгә  җиткерүчеләргә 400 мең сум акча каралган. Тагын 17 гаилә әлеге эшкә тотыну өчен документларын тапшырган. 2017 елда – 15, 2018 елда 20 кече-ферма төзелгән.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев