Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында печәнгә кытлык булмас

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар планга карата да 54 процентка күбрәк, ягъни 7835 тонна печән җыйганнар.

Бу төр азык “Сөлчә” (665 тонна), “Гобәйдуллин И.Т.“ (600), “Әккәрәй” (500) хуҗалыкларында шактый. Сенаж планлаганның 10 проценты күләмендә, 2950 тонна салынган. Сенаж базлары аеруча “Сөлчә”дә тиз тула, монда аны 1720 тонна салып та өлгерделәр (план үтәлеше 42 процент).

Азык әзерләү дәвам итә. Чабасы, җыясы үләннәр тагын бар. Инде берьеллык үләннәр дә өлгереп килә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев