Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында минераль ашламалар запасы бик аз

Бүгенге көндә  районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре туплаган минераль ашламалар гектарга уртача 10,5 килограмм чамасы.

-Районда минераль ашламалар туплау буенча күрсәткечләр бик түбән әле. Дөрес, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте бу юнәлештә яхшы эшли. Аларның минераль ашламалар запасы гектарга 44,3 килограмм тәшкил итә, - ди  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Рәдиф Гайнуллин. - “БИОАГРО” җәмгыятендә бу күрсәткеч – 17,5, “Горбатов К.Р.” крестьян-фермер хуҗалыгыныкы - 14,4 килограмм. Ә калган хуҗалыкларга бу өлкәдә эшне нык көчәйтергә кирәк.

2020 ел уңышы өчен 60 мең 300 гектар мәйданда  ашлык чәчәргә планлаштыралар.

Республикада минераль ашламалар  туплаучы хуҗалыклар өчен кызыксындыру чаралары да каралган. Чама белән, агымдагы елның 15 мартына кадәр,  бер гектар чәчүлек җиргә уртача 35 килограмм ашлама запасы туплый алган хуҗалыкка бер гектарга 515 сум күләмендә субсидия түләнәчәк. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче бу ярдәмне алу өчен, тиешле документлар тапшырырга тиеш. Әлеге максатчан субсидияне ашлама сатып алуга гына тотарга ярый.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2020 ел уңышы өчен гектарына 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашламалар кертергә тәкъдим итә.  Соңгы елларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр туфракта дымның җитәрлек күләмдә булмавын үзләре дә яхшы белә. Корылык белән көрәшүнең иң нәтиҗәле чарасы – үсемлекләрне җитәрлек күләмдә һәм үз вакытында ашлама белән тукландыру.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев