Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында әлегә 17 процент мәйдан чәчелгән

Узган бер көндә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 1776 гектар җир чәчелгән.

Тулаем 6705 гектарда чәчкечләр эшләгән (тиешленең 17 проценты).

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә планлаган мәйданнарның 67 процент өлешендә, ягъни 2210 гектарда орлыкларны туфракка күмдергәннәр. “Ильхан”да, “БИО АГРО”да бу күрсәткеч - 22-18 процент. Кайбер хуҗалыкларда чәчә генә башладылар.

Туңга сөрелгән җирләрнең 64 процентында, 33 мең гектарда дым каплатылган.

Уҗым культураларын тукландыру барлык мәйданнарның 74 проценты кадәр, 10 мең 675 гектарда башкарылган. Кызганыч, минераль ашламалар күпьеллык үләннәр участокларының барысын да тукландырырга җитми, гомумән, быел ашламалар, аз булгач, бик аз кертелә. Бу яктан безнең районны еш кына урынлы тәнкыйть тә итәләр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев