Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында хәтта үлгән кошларны да биотермик чокырларга салырга кушалар

Район территориясендә урнашкан 19 биотермик чокыр да ветеринария таләпләренә җавап бирә.

-Соңгы елларда районда биотермаль чокырларны тәртипкә китерү буенча күп эшләнде, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Виталий Ухливанов. - Быел да Лашманда, Әккәрәйдә, Иске Элмәледә урнашкан үләт базларына
ремонт ясалды, башка кайбер авылларда да бу өлкәдә вактөяк эшләр башкардык.

Биотермик чокырлар янында ветеринария белгече мал түшкәсен яру өчен җиһазлар, эш киемнәре, дезинфекция кирәк-яраклары саклана торган будка булырга тиеш.

Виталий Дмитриевич әйтүенчә, авыллардагы шәхси хуҗалыкларда, җәмгыятьләрдә үлгән малларны биотермик чокырларга китерү мәҗбүри. Биредә ветеринария хезмәткәре малны ярып, диагноз куя, нәтиҗә чыгара. Мал хуҗасына шуның нигезендә генә страховка акчасы түләнә. Терлекләре, хайваннары үлгән очракта, хуҗалары авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итә ала, чөнки чокырларның ачкычы аларда саклана. Мал үләксәсен тиешсез урынга ташлап киткән кешеләргә штраф яный: шәхси затларга - 5 мең, җәмгыять җитәкчеләренә 30 мең сумга кадәр. Беккер чокырлары маллар өчен генә түгел, аларга эт һәм мәче, хәтта кош-корт үләксәләрен дә ташларга кирәк.

-Бирегә китерелгән һәр терлекне ярып, диагноз куярга тиешләр. Соңгы елларда кош гриппы, нодуляр дерматит, тилчә, африка чумасы кебек авыруларның таралуы күзәтелә, соңгысы узган елда күрше Нурлат районында теркәлгән иде, - ди районның баш ветеринария врачы. - Мондый куркыныч авыруларга юл куймау, терлекләрне саклап калу максатыннан эшләнә әлеге чаралар.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев