Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында җир эшкәртү темпын көчәйтергә кирәк

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әле тагын 30 мең гектар, ягъни тиешленең 55 процент өлеше кадәр җир сөрәсе бар.

Соңгы вакытта, тракторлар көн саен уртача 800 гектарны буйсындыра, ягъни күп түгел. Болай гына эшләсәң, әлеге агротехник чара өчен кимендә 40 көн кирәгәчәк...

“Ильхан”, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”, “Әккәрәй”, “Күтәмә АГРОфирмасы” җәмгыятләрендә сөрәсе җирләр байтак, тиешленең 75-80 проценты чамасы ук. Күпчелек фермерлар да җир эшкәртүне озакка сузалар. Ә менә “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО АГРО” бу яктан өлгерләр.

Барлыгы 12 мең 205 гектарда игелгән көнбагышның әлегә 300ләп гектарыннан уңыш суктырып алынган. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да бу культураның гектарыннан уртача 28 центнер уңыш җыялар. Монда рапсны да суктырдылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев