Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында бөртеклеләр уңышы 12 центнер чамасы

Районның авыл хуҗалыгы предприятеләрендә 6133 гектардан (барлык мәйданның 14 проценты) бөртек суктырылган.

Кызганыч, быел уңыш бик аз, гектардан уртача 12 центнер гына. Дөрес, “Әккәрәй”дә һәм “КүтәмәАГРОфирмасы”-нда – уҗым бодае (20 центнер тирәсе), “Серендеев Н.И.” хуҗалыгында арыш (гектардан 24 центнер) чыгышы начар түгел. Кайбер җәмгыятьләрдә арпа участокларына төштеләр, әлегә аның гектар көче 17 центнер.

Район буенча, күмәк хуҗалыкларда тулаем 4536 тонна печән (планның 98 проценты кадәр), 4465 тонна сенаж (17 процент) әзерләнгән. Кайбер җәмгыятьләрдә сенаж базлары буш әле.

Кыр эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев