“ЧИРМЕШӘНАГРОХИМ” җәмгыятенең известь карьерында сезон тәмамланды, таш ваклау, аралау җайланмасы линиясен туктаттылар.
Карьерда бу сезонда 75 мең тонна известь оны җитештерелгән. Үткән елда бу күрсәткеч кимрәк – 49 мең тонна булган.

-Ихтыяҗ булса, табигый ашламаны күбрәк тә җитештерәбез, моңа мөмкинлек бар, агрегатларның көче җитә, - ди җәмгыять директоры Илшат Гозәеров. - Хәзер биредә линия киләсе сезонга әзерләнә, ремонт ясала. Карьерда рекультивацияләү эшләре дә алып барыла.
Известь онын күрше – Аксубай, Әлмәт, Нурлат районнарынна килеп алганнар. Районда да 1416 гектарда әче туфраклы җирләр сый алган. Җәмгыять хуҗалыкларның җирләрен, известь оны кертеп, үзе эшкәртеп биргән.
фото: автор
Нет комментариев