Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районы комбайнчыларын премияләр көтә

    Татарстан Республикасында игеннәр урып-җыюда катнашкан комбайнчыларның иң-иң уңганнарын ачыкладылар. Алар арасында безнең районныкылар да бар.

    “ЧИРМЕШӘНАГРО”дан Айрат Хөсәенов һәм Сергей Борисов 3нче группадагылар арасында 60 мең сум премия белән бүләкләнәчәкләр. Айрат бу сезонда биш еллык Клаас Тукано-450 комбайнында 979 гектардан – 3481, ә Сергей ике еллык КЗС – 1218 белән 908 гектардан 3301 тонна бөртек суктырганнар.

    Реклама

    “БИО-АГРО” дан берьюлы дүрт комбайнчы 35 мең сумга баер. Алар: Марсель Нигъмәтуллин, Рәмзил Гарифуллин, Рәмис Нигъмәтуллин, Владимир Денисов АКРОС – 585 комбайннарында 2066 – 1904 тонна бөртек суктыра алганнар.

    фото: автор

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: