Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында уҗым бодае чәчәләр

“Сөлчә” җәмгыятендә 160 гектарда, “БИО АГРО”да 260 гектарда чәчкечләр узган. Тулаем район буенча 1050 гектарда, тиешленең 8 процент өлешендә уҗым бодае орлыклары җир куенына салынган.

-Бу эшне нык тизләтергә кирөк, җир эшкәртүне дә соңга калдырмыйк,-ди район җитәкчесе Фердинант Дәүләтшин. -Участокларны яхшылап эшкәртергә, сыйфат турында онытмаска кирәк.

Әлегә 9886 гектар җир эшкәртелгән (18 процент).

Уракны тизләтү мөһим. 14225 гектарда комбаннар эшләгән (тиешленең 48 проценты). “ЧИРМЕШӘНАГРО” (67), “БИО АГРО” (68 процент), “Тепсуркаев В.А.” (65) җәмгыятьләре күпчелек мәйданнардан уңышны суктырып та алдылар. “Маляков В.А.”, “Кара Чишмә” хуҗалыклары уракта иң арттагылар.

Соңгы көннәрдә комбайннарның җитештерүчәнлеге нык кимеде, арпа, солы участокларында яшел үләннәр күп, бөртекче белгечләр аяз, коры көннәрне көтмәскә,тизрәк суктырып алып, бөртекне чистарту, киптерү җаен табарга киңәш итәләр. Бер яңгырга китсә...

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев