Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында тагын 4030 гектарда көнбагыш суктырасы бар

“ЧИРМЕШӘНАГРО” бу эшне төгәлли дә, бер көнлек эшләре калды. “БИО АГРО” җәмгыяте соңгы көндә – 450, ә тулаем 2395 гектардан уңыш җыйды, комбайннарга әле тагын 2400 гектар иңлисе бар. Көнбагышны тизрәк өлгертү өчен, соңгы көннәрдә монда да кырларда, самолет ярдәмендә, препарат сиптерделәр.

Җир эшкәртү буенча эш күләме бик күп әле, 18 мең гектар ук, эшкәртелгәне 31 мең гектар чамасы (61 процент). “ЧИРМЕШӘНАГРО” бу агротехник чараны төгәлләде инде. “Ильхан”да, “Күтәмә АГРОфирмасы”нда да соңгы гектарларга күчтеләр. Ә менә “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятендә тиешленең 20 проценты, ягъни 690 гектар гына җир эшкәртелгән, кайбер участокларда салам да җыелмаган килеш. Кайбер фермерларда да сөрәсе җирләр байтак. Тик һава торышы гына гел болай тормас шул.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев