Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында орлык запас белән әзерләнгән

“Әккәрәй” җәмгыятендә хет бүген кырга чыга алалар.

-Язын 3 мең гектарда көнбагыш, бодай, солы, борчак, арпа, бераз күпьеллык үләннәр чәчү планлаштырыла, - ди идарәче Фәрит Мингалимов. -Бер гектарга, тәэсир итүче матдәдә, уртача 40 килограмм, тулаем 640 тонна аммиак силитрасы һәм катлаулы ашламалар тупладык. Кирәк вакытта, бу хакта килешенгән, бары элиталы орлыклар алып кайтып чәчеләчәк. 1253 гектарда көздән чәчелгән уҗымнарыбызның, карап, күзәтеп торабыз, бүгенге хәле начар түгел.

Әккәрәй, Ульяновка, Утыз Имән, Кызыл Чишмә, Саминовка авылларында игеннәр үстерүче җәмгыять кырларында 11 техника эшләячәк. Дүрт К-700 тракторлары үзләре генә дә нинди зур көч! Өр-яңа “Амазонка” чәчү комплексына зур өмет баглыйлар.

Эшнең сыйфаты, тизлеге, билгеле, механизаторларга бәйле. Идарәче әйтүенчә, алар җитәрлек, берничә тракторчы сезон вакытына эшкә урнашкан.

-Мин монда инде өченче ел. Нигездә К-700 тракторын йөртәм: сөрәм, тырмалыйм, - ди Кызыл Чишмә егете Рәмис Каюмов. –Эшсез тормыйбыз, хак түлиләр. Ашханәдә бушлай ашыйбыз. Тракторым төзек, аңа зур ремонт кирәкмәде.

“Әккәрәй” терлекчелектә дә позицияләрен ныгыта: көн саен уртача 2 тонна сөт саталар, былтыр бу вакытта бер сыердан көнгә 7 килограмм сөт саусалар, хәзер 16 килограмм чамасы.

Әккәрәйдәге фермада 299 баш мөгезле эре терлек асрала. Азык проблемасы юк.

-Башка хуҗалыкларда да техника әзерлек сызыгында, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин. –“БИО АГРО” җәмгыяте бүген-иртәгә кырга чыгып ашлама кертә башларга җыена. Техникалар җитәрлек, орлык – запас белән. Бер гектарга, тәэсир итүче матдәдә, уртача 43 килограммга якын минераль ашлама бар. Уҗым культуралары кышын сизелерлек зыян тоймаган, аннары ничек үсеп китәрләр, вакыт күрсәтер, әле бит кайбер участоклар кар астында. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә нефтьчеләр аша ташламалы шартларда дизель ягулыгы бирү уңаеннан да килешү табылу алдында.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев