Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында арпа суктыра башладылар

Бүген районның күпчелек хуҗалыкларында комбайннар арпа кырларына күченә. Бераз чи булса да, бу культураны теземгә салырга вакыт. Бердән, вакыт кыса, икенчедән алыннар чүпле.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да арпа өлгергән, аны 402 гектардан (56 процент) суктырганнар да. Тулаем әлеге хуҗалыкта бөртекле-кузаклылар тиешле мәйданнарның 43 процент өлешеннән җыелган. Һәр гектардан уртача 30 центнер уңыш чыга.

Район буенча алганда, 8463 гектардан (тиешленең 28 проценты) уңыш суктырылган.

Башкалар белән чагыштырганда, “БИО АГРО”, “Тепсуркаев В.А.” хуҗалыклары уракта өлгерлек күрсәтә.

Уҗым культуралары чәчә башларга да киңәш итә белгечләр, аеруча бодайны күп чәчеп калдырсаң отасың. Быел районда пар җирләре яхшы хәлдә, вакытында эшкәртелгән. Сыйфатлы орлык күмдерсәң, ашлама да кертсәң, уҗым бодае чыгымнарны капламый калмый.

Бүген урак темпын сүрелдермәс өчен техниканы ягулыктан өзмәү кирәк. Кызганыч, бу өлкәдә проблема бар, җитмәсә кайберәүләр көзге кыр эшләрендә катнашучы техникадан болай да аз, кыйммәт дизель ягулыгын салдырудан, урлаудан да чирканмыйлар. Моңа, билгеле, сак хезмәтен көчәйтеп, видеокамералар куеп, угрыларны тиешле җәзага тартып кына котылып буладыр.

Кайбер хуҗалыкларда азык әзерләү начар оешкан, аеруча сенаж салу соңга кала. Хәзер масса да бар, югыйсә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев