Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермерларда тагын 12 мең гектарда бөртек суктырасы калды. 29 мең гектардан күбрәк мәйданда комбайннар үткән инде.
Уңыш яхшы быел, гектардан 35 центнер чыга: уҗым бодаеннан – 40, сабан бодаеннан һәм арпадан – 34-32, солыдан – 29 центнер. Бу яктан лидерлар менә кемнәр: “ЧИРМЕШӘНАГРО” (47,5 центнер), “Тепсуркаев В.Ә.” (44,8), “Әккәрәй” (43,8), “БИО АГРО” (37), “Ильхан” (31,9).

Ындыр табакларына 102 мең тоннадан күбрәк бөртек кайткан.
“ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО АГРО”, “Тепсуркаев В.Ә.”, “Ильхан”, “Сөлчә” җәмгыятьләрендә тиешле мәйданнарның 80-66 процент өлешендә бөртек суктырып алынган. Комбайннар көнгә уртача бер мең гектарны иңли.

Әлегә 9 мең гектарга якын мәйданда, ягъни планлаганның яртысы кадәр уҗым бодае һәм арыш чәчелгән. Монда “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Ильхан”, “Сөлчә”, “БИО АГРО” – иң яхшылар.
12 мең гектар чамасы җир эшкәртелгән (тиешленең 23 проценты).

фото: автор
Нет комментариев